ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Поколение NEXT» фестивале балалар театр педагоглары проблемасын күтәрә

20 май 2019, 21:21

Бүген Казан яшь тамашачы театрында Татарстанның иң яхшы балалар үзешчән театр коллективы исемен игълан ителде.

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Балалар үзешчән театр коллективлары фестивале балалар белән эшләүче педагоглар проблемасын ачык күрсәтә. «Поколение NEXT» балалар үзешчән театр коллективлары фестивале жюриына чакырылган Уфа режиссеры һәм театраль педагогы Гүзәл Акбердина шушы фикердә.

“Без монда балалар турында фикерләшмибез. Ә, бәлки, балалар белән эшләүче педагогларның профессиональ театр белән кисешү нокталары турында сүз алып барабыз. Театраль технологияләр аша балаларны социальләштерү һәм профессиональ югарылыкка чыгару мөмкинлеге турында сүз алып барабыз”, - диде Гүзәл Акбердина.

“Без театр белән шөгыльләнүчеләр кластерын булдыру турында сөйләшәбез. Алар балалар белән профессиональ шөгыльләнергә һәм балаларга алга таба төрле яклап ачылу мөмкинлеге бирергә тиеш. Без театр аша үзебезнең кешелеклелегезне саклый алабыз”, - дип дәвам итә ул жюри белән фикер алышу вакытында.

Театр студияләрендә эшләүчеләр алдына, аның фикеренчә, педагогик башлангычны һәм театр технологияләрен белү таләбе куела. “Балалар белән эшләүче педагоглар баланың яшенә карап материал сайлый белергә тиеш. Әйтик, 11 яшькә кадәрге балага традицион текстлар уңайлырак, 11 яшьтән зурраклар катлаулырак материал белән эшли ала”, ди ул.

Гүзәл Акбердина «Поколение NEXT» балалар үзешчән театр коллективлары фестивален югары бәяли. Ул Татарстанның бу өлкәгә зур игътибар бирүен ассызыклый. Казан яшь тамашачы театры башлангычының дәвамлы булуын тели.

  • Бүген Казан яшь тамашачы театрында Татарстанның иң яхшы балалар үзешчән театр коллективы исемен игълан ителде. Жюри составына режиссёр Туфан Имаметдинов, театр рәссамы Ленар Гыйльметдинов, композитор Юрий Чаплин, ТР халык артисты Нина Калаганова, Казан мәдәният институтының театр факультеты деканы Руфина Таҗетдинова, региональ куратор Гүзәл Акбердина кергән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10