ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Хәрби очучы Рафаил Закировка Татарстан Президенты Рәхмәт хаты тапшырылды

20 май 2019, 20:56

Рафаил Закиров Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясен төзүче булып санала.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин генерал-лейтенант, атказанган хәрби очучы Рафаил Закировка Татарстан Президенты Рәхмәт хатын тапшырды. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил Кәлимулла улы Рафаил Шәкүр улын 70 яшьлек юбилее белән котлады һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткәне һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

  • Рафаил Закиров - Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оешкан Офицерлар клубы әгъзасы. 2014 елдан Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Хәрби Көчләр Генераль штабы башлыгы киңәшчесе В. В. Герасимовның киңәшчесе булып тора.

Ул хаклы рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясен төзүче булып санала. 1995 елдан Рафаил Шәкүр улы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Авиация идарәсе башлыгы, авиация башлыгы вазифасын башкара.

Аның җитәкчелегендә һавадан зур янгыннарны сүндерүнең, дөнья практикасында аналоглары булмаган түгелгән нефтьне җыю белән көрәшнең уникаль технологияләре эшләнде.Нәкъ менә аның ярдәме белән Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясе – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының федераль дәүләт унитар авиация предприятиесе филиалы барлыкка килде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10