ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан спортчысы сугыш самбосы буенча Европа чемпионы булды

20 май 2019, 20:49

Спорт һәм сугыш самбосы буенча Европа чемпионаты 17-19 май көннәрендә Испаниянең Хихон шәһәрендә узды.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстан спортчысы Альберт Шәңгәрәев Европа чемпионатында сугыш самбосы буенча турнирда 68 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны алды. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу җиңү Альбертка халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәргә мөмкинлек бирде», - диелә хәбәрдә.

Спорт һәм сугыш самбосы буенча Европа чемпионаты 17-19 май көннәрендә Испаниянең Хихон шәһәрендә узды. Ярышларда континентның 29 иленнән вәкилләр катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10