ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ноябрьскида "Сабан туе гүзәле"н сайлаячаклар

20 май 2019, 19:47

Җиңүчеләрне жюри һәм тамашачылар билгеләячәк.
(Казан, 20 май, "Татар-информ"). 9 июнь көнне "Ноябрьскиның милли бизәге - Сабан туе гүзәле-2019" бәйгесе җиңүчесен ачыклаячаклар. Бу хакта "НоябрьскИнформ" порталы хәбәр итә. 
 
Җиңүчеләрне жюри гына түгел, тамашачылар да билгеләячәк. Мисалга, "Тамашачы мәхәббәте" номинациясе өчен Сабан туе кунаклары тавыш бирер дип көтелә. 
 
Катнашучылар бәйгедә үзләре белән таныштырудан тыш, татар халык риызклары пешерү сәләтен күрсәтергә, иҗади яктан ачарга, борынгы "Су юлын күрсәтү" йоласы белән башкаларны да таныштырырга, милли костюмнардан чыгыш ясарга тиеш булачак. 
 
Катнашучылардан заявкалар 31 майга кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10