ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Санкт-Петербургта Татарстан матбугаты көнен билгеләп үттеләр

20 май 2019, 18:33 , Фото: tatspb.tatarstan.ru

Санкт-Петербургта Татарстан матбугаты көнен билгеләп үттеләр Чара күренекле фикер иясе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, беренче татар газетасына нигез салучы Гатаулла Баязитов бюсты янында узды.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Бүген Санкт-Петербург университеты көнчыгыш факультетының эчке ишегалдында күренекле фикер иясе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Гатаулла Баязитов бюсты янында Татарстан матбугат көненә багышланган чара узды.  Бу хакта вәкилле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмәгатьчелеге белән берлектә Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге оештырды. Анда төбәкнең татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, университетның көнчыгыш факультеты вәкилләре, һәйкәл скульпторы Винер Абдуллин һәм шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге катнашты.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады. Ул чарага килүчеләрне сәламләде, күренекле мәгърифәтче турында сөйләде.

"Бүген ватаныбызның һәр кешесе тормышында массакүләм мәгълүмат чараларының роле актуаль. Мәгълүмати технологияләр заманында бу тармак үзенең актуальлеген генә югалтмады, ә тагын саллырак, кискенрәк һәм социаль әһәмияткә ия булды", - диде Ренат Вәлиуллин.

  • Татарстан Матбугат көне 1998 елда Татарстан Республикасы парламенты тарафыннан оештырыла һәм 19 майда - «Нур» газетасының татар телендә беренче саны дөнья күргән көнендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен – журналистларны, редакторларны, басма, полиграфия сәнәгате хезмәткәрләрен, басмаларны таратучыларны берләштерә.
  • Язучы, журналист, тәрҗемәче Гатаулла Баязитов Россиядә беренче татар газетасын нәшер итә. Ул «Нур» газетасының беренче мөхәррире була. Газета 1905 елның 2 сентябреннән Петербургта нәшер ителә башлый.
     

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10