ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Зәйдә зур төзелеш заводы территориясендә янгын чыккан

20 май 2019, 16:01 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Зәйдә зур төзелеш заводы территориясендә янгын чыккан
 
Янгынның мәйданы 450 квадрат метрны тәшкил иткән.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Зәйдә «Завод Техно» ҖЧҖ эре төзелеш заводы территориясендә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 11.29 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына «Завод Техно» ҖЧҖ территориясендә ачык мәйданчыкта янгын булуы турында хәбәр килде», – диделәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән 88нче номерлы часть янгын сүндерүчеләре төзелеш җылыткыч материаллары куелган поддоннар януын ачыклаган.

Янгын сүндерүчеләргә янгынны тулысынча бетерү өчен ярты сәгать чамасы вакыт кирәк булган. Янгынның мәйданы 450 квадрат метрны тәшкил иткән. Һәлакәт нәтиҗәсендә бер кеше дә зыян күрмәгән. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпләре билгеләнә.
  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10