ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанның 7нче гимназиядәге хәл турында психолог: Балаларга игътибарлы булу кирәк

20 май 2019, 15:52 , Фото: Султан Исхаков

Казанның 7нче гимназиядәге хәл турында психолог: Балаларга игътибарлы булу кирәк Татарстанда балалар ышаныч телефоны җитәкчесе фикеренчә, яшүсмерләр әхлакый юнәлешләр аркасында агрессив була.

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова).Казанның 7нче гимназиясендә бер атна элек гадәттән тыш хәл булды. Укучы рус теле кабинетына кергәч, пневматик пистолет, пычак белән куркытып, сыйныфташларын тоткынлыкка ала. Өлкәннәр өчен бу хәл сигнал булып тора. Алар балаларга карата сизгеррәк, уяурак булырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балалар ышаныч телефоны хезмәте җитәкчесе Ирэна Боброва хәбәр итте.

«Бу мисал безнең барыбызга да балаларга карата игътибарлы һәм сизгер булырга кирәклек турында сөйли. Без һәрвакыт, теләсә кайсы очракта да бала ягында торабыз. Безнең өчен аның мәнфәгатьләрен белү, балаларны яклау мөһим», - диде ул.

Әңгәмәдәш фикеренчә, яшүсмер кризис хәлендә булган. Аңа эмоциональ яктан авыр булган, аңарда психологик дискомфорт, эчке канәгатьсезлек хисе булган. Болар исә аның тәртибендә чагылыш тапкан.

«Бу очракта балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрне, аның эчке кичеререшләрен карарга кирәк дип уйлыйм», - диде Боброва.

Балалар ышаныч телефоны хезмәте җитәкчесе фикеренчә, хәзерге балалар мәктәпкәчә яшьтә ук формалаша торган әхлакый юнәлешләр аркасында агрессив була.

«Теләсә кайсы очракта яшүсмерләргә хас максимализм булуын аңлыйм, әмма аны бары тик уңай күренешләргә – ярышларга, конкурслар үткәрүгә – нәкъ менә көндәшлек элементы булган чараларга юнәлтергә була», - дип нәтиҗә ясады ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10