ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сургутта «Оешма чәчәк» милли мәдәниятләр фестивале узачак

20 май 2019, 15:06 , Фото: tatar-congress.org

Сургутта «Оешма чәчәк» милли мәдәниятләр фестивале узачак XXII «Оешма чәчәк» фестивале Сургут шәһәренең 425 еллыгына һәм Ханты-манси автономияле округы – Юграда Гаилә елына багышлана.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). 2 июнь көнне 12.00 сәгатьтә Сургут дәүләт университеты театры каршындагы мәйданчыкта XXII «Оешма чәчәк» милли мәдәниятләр фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел саен үткәрелә торган әлеге фестиваль — шәһәр мәдәни томышындагы иң үзенчәлекле вакыйгаларның берсе. Ул вакыт сынавын узып, Сургут халкының яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Чараның максаты – милли-мәдәни мирасны саклау, яңадан торгызу, үстерү һәм популярлаштыру өчен тиешле шартлар тудыру.

XXII «Оешма чәчәк» фестивале Сургут шәһәренең 425 еллыгына һәм Ханты-манси автономияле округы – Юграда Гаилә елына багышлана.

Әлеге киң колачлы чара Сургут дәүләт университеты театры каршындагы мәйданчыкта инде алтынчы мәртәбә үткәрелә. Фестиваль милли дискотека белән тәмамланачак. Ул 16.00 сәгатьтә башлана.

Оештыручылар Сургут халкын һәм шәһәр кунакларын берләшү һәм дуслык бәйрәмендә көтеп кала. Керү – бушлай.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10