ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Тукай районы Калмаш авылында бер ир-ат үз өендә янып үлгән

20 май 2019, 14:08

Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан дип фаразлана.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Тукай районы Калмаш авылында бер ир-ат үз өендә янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Тукай районының Калмаш авылында шәхси йорт януы хакында хәбәр килде. Урынга 54нче янгын сүндерү-коткару часте һәм Күзкәй авылы янгын сүндерүчеләре, авария хезмәтләре, табиблар һәм полицейскийлар юл тотты», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Ут белән көрәшүчеләрне каршы алган күршеләр өйдә кеше булырга мөмкин икәнлеге хакында әйткән. Янгынны бер сәгатькә якын сүндергәннәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бүлмәләрнең берсендә 59 яшьлек ир-атның мәетенә тап булган.

Янгынның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил иткән. Ут саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан дип фаразлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10