ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Чувашиядә «Арт-мәдхия» фестивале узачак

20 май 2019, 12:42 , Фото: tatar-congress.org

Чувашиядә «Арт-мәдхия» фестивале узачак Чувашия мөселманнарының Диния нәзарәте, Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте әлеге чараны инде унберенче тапкыр үткәрә.

(Казан, 20 май, "Татар-информ"). 5 июньдә, унберенче тапкыр Чувашиянең Комсомол районында Урмай авылы мәдәният йортында «Зикер, фикер, шөкер» шигаре астында «Арт мәдхия» фестивале үтәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Чарада авыллардагы, шәһәрдәге иҗади коллективлар белән мәдрәсәгә йөрүче хатын-кызлар катнашачак. Чувашия мөселманнарының Диния нәзарәте, Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте әлеге чараны инде унберенче тапкыр үткәрә.

"Чувашия Республикасы татар авылларыннан, шәһәрдә яшәүче татар-мөселманнарыбыздан мөнәҗәт әйтүчеләр, нәшид җырлаучылар, татар милли киемнәр күрсәтүчеләрен әлеге бәйгедә көтеп калабыз", - дип искәртә оештыручылар.

Белешмәләр өчен электрон адрес farit_59@mail.ru , тел. 34-1-61.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10