ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Казанда «КАМАЗ» шоферы, светофорның кызыл утына чыгып, 3 яшьлек баланы бәрдергән

20 май 2019, 12:11

Юл һәлакәте Назарбаев урамындагы җәяүлеләр кичүендә булган.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Казанда «КАМАЗ» шоферы, светофорның кызыл утына чыгып, 3 яшьлек малайны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Назарбаев урамындагы 48нче йорт каршында йөк автомобилен идарә итүче 23 яшьлек ир-ат, башлангыч мәгълүматларга караганда, светофорның кызыл утына чыгып, җәяүлеләр кичүендә 3 яшьлек малайны бәрдергән», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Нәтиҗәдә, баш мие селкенгән баланы хастаханәгә озатканнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10