ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан мәктәпләрендә укучылар Бердәм дәүләт имтиханында кытай телен сайламаган

20 май 2019, 11:16 , Фото: архив

Казан мәктәпләрендә укучылар Бердәм дәүләт имтиханында кытай телен сайламаган Быел Татарстан мәктәпләрендә укучыларга имтихан тапшыру өчен өстәмә предмет сыйфатында биш чит телнең берсен сайлау мөмкинлеге бирелде.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Бердәм дәүләт имтиханының чит телләр исемлегенә беренче тапкыр кытай телен керттеләр. Әмма Казан мәктәпләрендә укучылар тәкъдим ителгән исемлектән аны сайламаган. Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Казан мәктәпләрендә укучылар быел кытай телен сайламады. Бүген Казандагы 30га якын мәктәптә теләге булган балаларга кытай телен өйрәтәләр, әмма ул укыту планнарында әлегә юк», - диде спикер.

  • Моңа кадәр мәктәп укучылары имтихан тапшыру өчен өстәмә предмет сыйфатында инглиз, немец, француз һәм испан телләрен сайлый ала иде. Һидиятов шулай ук 2019 елда чыгарылыш сыйныф укучыларының математика буенча БДИның бары тик бер дәрәҗәсен (база яки профиль) сайлый алуын әйтте. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10