ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанда «Бәлешфест» фестивалендә 80 килолы татлы бәлеш пешергәннәр

20 май 2019, 10:30

Бәлешне пешерү өчен 10 килограммнан артык он, 5 килограмм май, 35 килограмм дөге, 25 килограмм йөзем һәм күрәгә киткән.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Башкортстанның Бүздәк районы Бүздәк авылында күркәм гадәткә әверелгән «Бәлешфест» Милли аш-су фестивале узган. Бу юлы фестиваль өчен махсус татлы эчлекле 80 килограммга якын авырлыктагы гаять зур бәлеш пешергәннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Бәлешне пешерү өчен 10 килограммнан артык он, 5 килограмм май, 35 килограмм дөге, 25 килограмм йөзем һәм күрәгә киткән. Аны дүрт пешекче биш сәгать дәвамында әзерләгән», - дип белдерде проектның җитәкчесе Альбина Хәлиуллина.

Авылда яшәүчеләр һәм кунаклар (алар Бүздәккә илнең 40 төбәгеннән килгән) халык уеннарында катнашкан һәм күргәзмәләр белән танышкан. Фестивальдә гастрономия мәйданчыгы оештырылган. Анда татар, рус, башкорт, чуваш, мари, мордва һәм удмурт милли ризыкларын тәкъдим иткәннәр.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10