ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Идел бит ул... сай бит ул - "Ватаным Татарстан"

20 май 2019, 08:48

Быелгы яз эсселеге белән генә түгел, сусызлыгы белән дә истә калачак.

(Казан, 20 май, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Эльвира Вәлиева). Бу көннәрдә республика сулыклары тирәсендәге хәлләр хәтта ялкауларны да гаҗәпләнүдән бот чабарга мәҗбүр итте. Берәү­ләр экологик һәлакәт китереп чыгаручыларны җинаять җа­вап­лылыгына тартырга кирәк дип чаң суккан арада, икенче­ләр гаепне өстән төшерергә ашыкты. Су кайчан ярларына әйләнеп кайтыр?

Алдан аяк киенгән – отмаган

Быелгы яз эсселеге белән генә түгел, сусызлыгы белән дә истә калачак. Социаль челтәрләр Идел, Зөя, Казансу, Чулман, Мишә кебек елгаларда суның кимүенә бәйле фотосурәтләр белән тулды. Елгаларда кечкенә утраулар пәйда булды. Ни өчен икәнен дә әйт­теләр. Су ресурслары федераль агентлыгы каршындагы махсус комиссия вәкилләре, синоптик­лар фаразлаган көчле ташудан куркып, Куйбышев сусаклагычында су биеклеген төшерү турында карар кабул иткән.

– Быел кышын кар гадәт­тәгедән ике тапкыр күбрәк яуды, кардагы су запасы да артык иде, – диде “ВТ”га “Средволгаводхоз” дәүләт учреждениесе (Куйбышев сусаклагычын эксплуатацияләү өчен әлеге оешма җаваплы – ред.) директоры Фоат Мөхәммәт­шин. – Шуңа күрә без 1979 елдагы кебек көчле ташу көттек. Ул елны Иделдә су биеклеге 54 метрдан да артып китте, елга ярындагы бакча йортлары ташу белән бергә акты. Мондый хәлне булдырмау өчен, Куйбышев сусаклагычында суны көчәйтелгән режимда агызу турында карар кабул ителде. Әмма фаразлар чынга ашмады: язгы ташу булмады. Гадәттә кыш көне җир 1,5 метр тирәнлеккә кадәр туңса, быел әлеге күрсәткеч нибары 30–70 сантиметр тәшкил иткән. Шуңа күрә эрегән кар суы шунда ук сеңеп барды. Урман сулары да елгаларга барып җитмәде. Югыйсә сусак­лагычны нәкъ менә шул елгалар тулыландырачак дип өметлән­дек. Яз тиз килсә, ташу сулары ике-өч көндә сусаклагычка барып җиткән булыр иде. Тик көндез җылытты, төнлә суытты. Нәтиҗәсе исә күз алдында. Куйбышев сусак­лагычында норма буенча су биек­леге 53 метр тәшкил итәргә тиеш булса, бу көннәрдә ул 50,1 метрга кадәр төште. Куркыныч чик – 49 метр. Нишләтәсең, барысы да бер Ходай кулында.

Табигатьне җиңеп булмый.

Синоптиклар гына үпкәле. Татарстан Гидрометеорология хез­мәте, көчле ташу көтә дип, дөрес­леккә туры килмәгән фараз бирү­ләре турындагы гаепне рәсми рәвештә кире какты.

– Безнең хезмәт су биеклеген һәм кечкенә елгаларның боздан ачылу вакытын фаразлау белән шөгыльләнә. Әлеге эштә көз көне туфрактагы дым дәрәҗәсе, җир­дәге туң, явым-төшемнәр күләме, шулай ук сулыклардагы боз катламы биеклеге исәпкә алынды, – диде Татарстан синоптиклары. – Фаразлар 98 процентка чынга ашты. Куйбышев сусаклагычында су дәрә­җәсен тө­шерү турындагы карарга бернинди катнашыбыз юк.

Лилия ГАЛИМОВА, Казан Кремленең рәсми вәкиле:
– Республика сулыкларының саегуы мәсьәләсе безне дә борчый. Өч куркыныч янавын күрәбез. Беренчедән, биологик ресурслар кими, чөнки балыклар уылдык чәчә алмый, үлә. Икенчедән, суда зыянлы матдәләр күләме арту сулыкларның пычрануына китерергә мөмкин. Өченчедән, суднолар йөреше өчен борчылабыз. Әлеге мәсьәлә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә тора. Республика башлыгы 29 апрельдә үк, Жигулевск һәм Волгоград гидроузеллары аша су җибәрү графигына үзгәрешләр кертүне сорап, Россиянең экология министры Дмитрий Кобылкинга хат юллаган иде. 3 майда, хәлләрнең тагын да кискенләшүен күреп, Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт телеграммасы юллады. Нәтиҗәсе буларак, 7 майда Мәскәүдә киңәшмә узды. Әлеге чарада Татарстан экология министры Александр Шадриков су җибәрүнең яңа графигын тәкъдим итте.

Гаеп атта да, тәртәдә дә түгел микән? Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Куй­бышев сусаклагычында су дә­рәҗәсе кимүгә китергән тагын бер сәбәпне атады. “Идел елгасы­ның түбән өлешендә урнашкан авыл һәм балык хуҗалыклары кирәк-яракларын кайгырту өчен, ел саен язгы ташу чорында Жигулевск һәм Волгоград гидроузелларында с­у­ның биеклеген төшерәләр. Быел исә әлеге эш Куйбышев сусаклагычында су биеклеген киметү белән бер вакытка туры килде”, – дип аңлаттылар министрлыкның матбугат хез­мә­тендә. Татарның гына акылы төш­тән соң түгел. Узган атнада гына Мәскәүдә махсус комиссия утырышында Куйбышев сусак­ла­гычын кире тутыра башлау турында карар кабул иттеләр. Министрлык фаразларына караганда, 9 июньдә Куйбышев сусаклагычында су биек­леге 52 метрга җитәргә тиеш.

“Әллә махсус эшләгәннәрме?”

Түрәләр үзара гаеплене эз­ләгән арада балыкчылар чаң суга. Татарстан Һәвәскәр балыкчылар федерациясе вәкилләре республика елгалары саегуны экологик һәлакәт дип бәяләде инде. Алар, елгаларны корытучыларны җинаять җавап­лы­лыгына тарту өчен, табигатьне сак­лау прокуратурасына хат юлларга җые­на. Рәсми сайтта “әрче­леп” калган елга ярларында төше­релгән фотосурәтләр һәм видеоязмаларны да даими урнаштырып баралар. “Мондый коточкыч хәлне 2010 елдагы корылык вакытында да күргән юк иде. Су китте дә бетте. Иң аянычлысы – кеше кулы белән салынган зыян бит бу. Исәп-хи­сап­ны дөрес ясамаганнармы, әллә махсус эш­ләгән­нәрме?” – дип язган үзен Артур дип таныштырган балыкчы. Федерация рәисе Нияз Әх­мәтов сүзләренә караганда, елгалар саегу аркасында, балыклар уылдык чәчә алмый. “Чуртан, сорожка кебек балыкларның уыл­дык­лары үлеп бетте, чиратта – корбан балыгы”, – дип борчыла ул.

Казансу ярындагы балыкчылар да аптырашта. “Су көннән-көн чи­генә. Минемчә, бу электр станция­ләре эшчәнлегенә бәйле. Барысына да кеше сәбәпче. Суны телиләр икән күтәрәләр, телиләр икән төшерәләр”, – ди дистә елдан артык балык тоту белән шөгыль­ләнү­че Владимир Максимов. Балыкчылар әйтүенчә, быел уылдыкның 80 проценты юкка чыгачак. Хәер, судагы бөтен тереклек зыян күрә. Көннәр алга таба да болай эссе торса, Идел елгасы “чәчәк ата” башларга мөмкин дип тә фаразлаганнар.

Биология фәннәре кандидаты Әлфия Сәетова сүзләренә караганда, язын балыклар сай сулыкларга кереп уылдык чәчә.

– Куйбышев сусаклагычында су биеклеген төшерү нәти­җә­сендә, нәкъ менә тирән булмаган яр буйлары ачылды. Балыклар уылдык чәчәргә урын тапмый, авырый, үлә. Судагы тереклек кибеп юкка чыгу аркасында, туклану чылбыры өзе­ләчәк. Су күләме кимү андагы химик матдәләр катнашмасы артуга китерде. Казансу тирәсендә яшәү­че­ләр елгадан килгән зәһәр истән зарлана башлады инде, – ди белгеч.

Балыкларга... “оя” коралар

Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында исә артык борчылмаска киңәш итәләр.

– Без зыян күләмен исәпләү белән шөгыльләнмибез, – ди ко­митетның су биологик ресурслары бүлеге җитәкчесе Ирина Мөстә­кый­мова. – Хәлдән килгән­чә мәсь­ә­ләне хәл итәргә тырышабыз. Су­лыкларның саегуы балыкларга уыл­дык чәчү өчен уңайлы урын эзләргә комачаулый. Моны исәптә тотып, Та­тарстанның Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш кебек 13 районында уыл­дык чәчү өчен ясалма урыннар булдырылачак. Судагы мондый “оя”лар нарат ботакларыннан ясал­ган озын бәйләмнәрдән гый­барәт. Кирпеч белән ныгытылган нарат ботаклары калкавыч кебек бер урында тирбәлә. Мондый мо­хиттә уылдыкларның сакланышы 85–90 процентка кадәр күтә­релә. Былтыр ел дәвамында 12 чакрым озынлыктагы бәй­ләмнәрне суга салсак, быел бер атна эчендә генә дә 17 чакрым озынлыкта “оя”лар ясадык.

Зыян күләмен исәпләү белән Күл һәм елга балык хуҗалыгы фән­ни-тикшеренү институтының Татарстандагы бүлеге шөгыль­ләнә, дип тә әйттеләр комитетта. Тик күп­ме генә шалтыратсак та, галим­нәрдән бер авыз сүз дә җавап ала алмадык. Мескен хәлгә төшкән Идел буеннан кайтып кермиләр, күрәсең.

Ә менә елга буенда ял итәргә теләүчеләр суга керә алмый.

– Көймәләр һәм катерларның яртысыннан да күбрәге яр буенда тора, – ди Казансуда ял оештыру белән шөгыльләнүче шәхси оешма хезмәткәре Артем Дорофеев. – Хәзер халыкны суга кертергә дә куркыныч. Казансу саеккач, моңа кадәр су төбендә яткан чүп-чар калкып чыга башлады. Шуңа күрә суда аеруча да сак булырга киңәш итәбез. Былтыр җәйге чорда аена 30–40 мең сум акча эшләдем. Быел башка эш эзләргә туры килер, ахры.

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгъл­ү­матларына караганда, Идел һәм Кама буйлап елга транспортында пассажирлар ташу эше гадәттәгечә алып барыла. Дөрес, сулыклар саегу аркасында, Болгар һәм Тәтешкә югары тизлекле метеорлар җибә­рү­не кичектереп торырга туры килгән. “Су биеклеге алга таба да кимегән очракта, пассажирлар ташуга чикләү кертеләчәк”, – дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Иделне саектыру кемгә отышлы?

Өстән кушканны көтеп утырмыйча, бүген үк елгаларга ярдәм итәргә теләүчеләр дә бар анысы. Татарстан балыкчылары Иделгә чиләк белән су ташый башлаган әнә. Акцияне оештыручылар, түрә­ләргә дә ак күлмәкләрен салып, кулларына чиләк алырга киңәш итә.

“Кара” археологлар исә бу көннәрдә суга түгел, бәхеткә чумды. Идел ярларыннан чигенү аркасында, Казаннан ерак түгел тарихи байлык – элеккеге прис­та­ньның бер өлеше булган таш тү­шәлгән юл ачылган. Ул Куйбышев сусаклагычы төзелгәч су астында калган булган. Хәзер биредә металл эзләү­челәр кыйммәтле тәңкәләр эзләп мәш килә, ди.

Ераккарак киткән саен, вакыйгалар тагын да күперә. Социаль челтәрләрнең берсендә Куйбышев сусаклагычы суын махсус Әстер­ханга таба агызганнар дип язганнар. Әйтүләренә караганда, шул рә­вешле мәрсин балыкларына уылдык чәчү өчен уңай шартлар булдырганнар. Сүз кара уылдык җитештерү турында бара. Аның 1 килосы 50 мең сум тора, ди. Ә акча булган җирдә уртак тел табыла, дип тә өстәгәннәр. Көләргә дә, еларга да белмәссең, билләһи.

Таһир ҺАДИЕВ, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән фай­далану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе:

– Татарстан су мәйданы буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Респуб­лика территориясенең 6,4 проценты, ягъни 4,4 мең квадрат километр мәйдан су өслекләренә туры килә. Без –суны бик күп файдаланучылар да әле. Статистика мәгълүматларына караганда, 2015 елда 869 миллион куб метрдан күбрәк су кулланганбыз. Шуның 679 миллион куб метры елгаларга туры килә. Барлык файдаланылган суның 72 проценты – сәнәгать тармагына, 27 проценты халыкны су белән тәэмин итүгә киткән.

Су бик күп максатларда кулланыла. Ә нәрсә хисабына тула соң ул? Билгеле ки, ике арада баланс булырга тиеш. Су биеклеген исәпкә алганда табигать шартлары, шул исәптән язның ничек килүе, сусаклагычлар эшен көйләү игътибарга алына. Бу эш белән шөгыльләнүче махсус комиссия дә бар. Минем уйлавымча, безгә аңлашу җитмәде. Быел кар гадәттәгедән күбрәк яуганны үзебез дә күрдек бит. Әмма су ташу булып акмады. Өстәвенә майда бик эссе көнәр дә булды. Нәтиҗәдә сулыклар саегу аркасында, балыклар, кош-кортлар, сү үсемлекләре зыян күрде. Моны яшереп-нитеп торасы юк. Әмма зыян күләме турында сөйләргә иртәрәк. Су тиешле биеклеккә җиткән очракта да, табигать элеккеге халәтенә кайтканчы берничә ел вакыт кирәк булачак. Балыклар, җәнлекләр, кош-кортлар билгеле бер экосистеманы тәшкил итә. Бүген әнә шул баланс үзгәрде. Әлеге мәсьәлә безне дә бик нык борчый. Бу хакта ко­митет утырышында да сөйләшәчәкбез. Алга таба мондый хәлне булдырмауга килгәндә, бәлки, гадәттән тыш хәл чыгу мөмкинлеген исәпкә алып, Казансуда автоном рәвештә эшләүче сусаклагыч булдыру кирәктер. Төрле хәл килеп чыгарга мөмкин бит. Идел – элеккеге Идел түгел инде. Төрле яктан килеп фараз ясарга кирәк иде. Хәзер исә без факт алдында калдык. Мәсәлән, кемдер Әстерханда мәрсин балыгына шартлар тудырырга тели икән, моны ник минем хисапка башкара? Минем язмышым да Иделгә бәйле бит. Елганың озынлыгы 3,5 мең километр тәшкил итә һәм аның ярларында 60 миллионнан артык кеше төпләнгән. Шуңа күрә канун кысасында да әлеге мәсьәләгә кире кайтырга туры киләчәк, дип уйлыйм.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10