ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә мәшгульлек хезмәтләре эшен үзгәртү планлаштырыла

20 май 2019, 08:19

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләре эшсезләргә шәхси проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәк.

(Казан, 20 май, "Татар-информ"). Россиядә мәшгульлек хезмәтләре эшен үзгәртү планлаштырыла. Бу хакта, Роструд башлыгы урынбасары Денис Васильев сүзләренә нигезләнеп, " Российская газета" яза.

Мәшгульлек хезмәтләре эшсезләргә карьера төзергә, һөнәрне алыштырырга, яңадан өйрәнергә һәм хәтта илнең башка регионына күчәргә ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте консультантлары россиялеләргә эшкә урнашканда килеп туган шәхси проблемаларны да хәл итәргә булышачак. Мәсәлән, баланы башка балалар бакчасына күчерергә, эшкә якынрак килергә ярдәм итәчәкләр.

"Эш белән тәэмин итү үзәкләре кирәкле урынга әйләнергә тиеш", - дип аңлатты Васильев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10