ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сарманда “Куркынычсыз көпчәк” бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды

20 май 2019, 08:00 , Фото: sarman-rt.ru

Сарманда “Куркынычсыз көпчәк” бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды Команда беренчелегендә I урынга Кәүҗияк, II урынга Сарман урта, III урынга Күтәмәле мәктәпләре чыкты.

(Сарман, 20 май, "Татар-информ","Сарман", Зөлфия Шәрипова ). Сарман районы үзәгендә яшь техниклар станциясе базасында яшь юл хәрәкәте инспекторларының “Куркынычсыз көпчәк” бәйгесе үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда яшь инспекторлар өч төрле – велосипедта фигуралы йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча көч сынаштылар. Команда беренчелегендә I урынга – Кәүҗияк, II урынга – Сарман урта, III урынга – Күтәмәле, IV урынга – Иске Кәшер, V урынга Петровка Завод мәктәбе командалары лаек булды.

Шәхси беренчелектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр булып Розалина Зиннәтова (Җәлил икенче мәктәбе), Гөлнур Салихова (Кәүҗияк), Риназ Мәхубрахманов (Зур Нөркәй) танылдылар. Беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен иң яхшы белүчеләр Алия Фәхразыева (Карашай Саклау), Гөлнур Салихова (Кәүҗияк), Булат Ханнанов (Петровка Завод) булып чыктылар.

Ә велосипедта иң оста йөрүчеләр кызлар арасында Гөлнур Салихова (Кәүҗияк), Зилия Сираева (Күтәмәле), Лиана Габдрахманова (Сарман урта мәктәбе) булса, малайлар арасында иң осталары булып Фазыл Кашапов (Кәүҗияк), Илфат Гатин (Җәлил гимназиясе), Фәнис Вәлиев (Саклаубаш) танылдылар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10