ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районында ВИЧ-инфекцияле 22 кеше исәптә тора

20 май 2019, 00:00

Һәр елны майның өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә.

(Әлки, 20 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында бүген ВИЧ-инфекцияле 22 кеше исәптә тора. Аларның сигезе – хатын-кызлар, 14е - ир-атлар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Һәр елны майның өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Дөнья җәмәгатчелегенең игътибарын СПИД белән авыручылар һәм ВИЧ-инфекциялеләр проблемаларына, бу чирнең дөньяда таралуы мәсьәләсенә җәлеп итү максатында оештырылучы әлеге акция быел 36 нчы мәртәбә уза.

ВИЧ-инфекциянең тиз таралуы һәм аның риск төркеменнән (инъекцияле наркотиклар кулланучылар, тәртипсез җенси тормыш алып баручылар һ.б.) чыгуы медицина җәһәтеннән һәм социаль яктан глобаль проблемага әйләнде.

"Өч кеше быелның беренче кварталында исәпкә куелды. ВИЧ-инфекцияле аналардан 6 бала туган. Булачак әниләргә үзвакытында химия профилактикасы үткәрелү нәтиҗәсендә нарасыйлар сәламәт булып дөньяга аваз салды", - диде район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина.

 

,

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10