ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов «Казан Экспо»ның WorldSkills финалын үткәрүгә әзерлеген бәяләде

19 май 2019, 15:21 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов «Казан Экспо»ның WorldSkills финалын үткәрүгә әзерлеген бәяләде Татарстан Президентына милли чемпионат вакытында сыналачак сервислар турында сөйләделәр.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенең «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалын үткәрүгә әзерлеген бәяләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым Международного выставочного центра «Казань ЭКСПО»

Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» инфраструктурасын карап чыкты. Аңа WorldSkills Russia финалы вакытында куркынычсызлыкны оештыруны, волонтерлар эшен, хезмәтне саклауны һәм иминлекне оештыруны, экскурсия маршрутларын, клиентлар төркемнәрен тукландыруны, логистика, транспорт хезмәте күрсәтүне һәм башка сервисларны сынап караячаклар, дип сөйләделәр.

Чемпионатта катнашучыларны килү һәм китү пунктларында каршы алачаклар һәм озатачаклар — персонал тәүлек буе эшләячәк. Катнашучыларга шулай ук «Казан» халыкара аэропортында да ярдәм итәчәкләр.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым Международного выставочного центра «Казань ЭКСПО»

Татарстан Президентын Татарстан вице-премьеры — Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры Азат Кадыйров, «Казан Экспо» генераль директоры Роберт Миңнегалиев һәм башкалар озатып йөрде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10