ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә зур шәһәргә күчкән һәр өченче кеше йокысызлыктан интегә

19 май 2019, 17:49

Статистика күрсәткәнчә, илдә 42 миллионга якын кешене йокысызлык борчый.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Йокыны өйрәнү нейротехнология үзәге генераль директоры Илья Блохин Россиядә яшәүче 42 миллионга якын кешенең йокысызлыктан интегүен әйтте. Аларның күбесе мегаполисларда яши. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

«Статистика күрсәткәнчә, ил халкының 30 процентына инсомния өлкәсендә диагноз куярга мөмкиннәр. Нигездә, бу зур шәһәрләрдә яшәүчеләр — индустриаль мохит йокы сыйфатына үз эзен сала», - дип билгеләп үтте Блохин.

Аның сүзләренә караганда, йокы белән проблемалар зур шәһәргә күчкән һәр өченче кешедә барлыкка килергә мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10