ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзәндә авария хәлендәге йорт козырегын урларга омтылган ир һәлак булган

19 май 2019, 13:29

Гадәттән тыш хәл Туктаров урамындагы 6нчы йорт янында булган.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә авария хәлендәге йорт козырегын урларга омтылган ир һәлак булган. Бу хакта район матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Һәлакәт Туктаров урамындагы 6нчы йорт янында килеп чыккан. Анда элегрәк «Аквамарин» СПА-салоны урнашкан. 25 яшьлек ир элек салон булган бинаның козырегын сүтәргә омтылганда һәлак була», – дип сөйләделәр район порталында.

Йорт җимерелү нәтиҗәсендә, ир-атның баш сөягенә зыян килгән. Моннан тыш, тагын бер кешенең аягы җәрәхәтләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10