ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Муса Җәлил турында фильм төшерәчәкләр

19 май 2019, 11:40 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Муса Җәлил турында фильм төшерәчәкләр Кино Казанда, Польшада, Германиядә һәм Франциядә төшереләчәк.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). 30 елдан артык Германиядә яшәүче Режиссер Нәсур Юрушбаев Муса Җәлил турында фильм төшерәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Агымдагы елның августында герой-шагыйрь һәм аның көрәштәшләре җәзасына 75 ел тула. 

Нәсур Юрушбаев Икенче бөтендөнья сугышында татар һәм башкортларның катнашуы турында берничә фильм төшергән. Аның яшерен оешма әгъзалары турындагы «Батырлыгың нидә, Муса?» дип аталган яңа эше республика хөкүмәте финанслый. 

«Хәзер сценарий фәнни консультантлар тарафыннан тикшерелә. Март аенда төшерә башлыйбыз. Төшерү 2020 елның августына кадәр барачак. Кино Казанда, Польшада, Германиядә һәм Франциядә төшереләчәк», - диде кинорежиссер Нәсур Юрушбаев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10