ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлкидә яшәүче балалар коткару хезмәтенә ялган чакыру белән мөрәҗәгать иткән

19 май 2019, 02:00

Район эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Гөлнур Сәгыйтова чыгыш ясады.

(Әлки, 19 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ляйля Әхмәтшина).  Әлки районында узган ел 112 коткару телефонына дүрт баласы ялган чакыру белән мөрәҗәгать иткән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Гөлнур Сәгыйтова аптыравын яшерми: балалар гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда мөрәҗәгать итә торган 112 номерына шылтыратып, төрле ялган хәбәрләр җиткерә башлаган.

–Узган елда шундый дүрт очрак булды. Әйтик, унике яшьлек бер малай, 112 номерын җыеп, Мәскәүдәге өйдә янгын турында хәбәр итә, адресын да әйтә. Башкаладагы махсус хезмәтләр урынга барып тикшерәләр, бернинди бәла-каза юклыгына ышангач, телефоннан шылтыратучының кем һәм кайдан икәнен ачыклыйлар. Мәскәүдә янгын дип Татарстанның Әлки районы авылларының берсендә яшәүче бала хәбәр иткән икән, – дип сөйләде инспектор.

“Акыллы баш” балалар былтыр әлеге номер буенча “Телефоным югалды!”, “Мин Казанда яшим, дәү әнием хулиган, тәртип боза!” дип шылтыраталар. Билгеле, аларны ГЛОНАСС аша бик тиз эзләп табалар. Әти-әниләргә балалары өчен җавап бирергә туры килә.

"Әгәр ялган хәбәр, әйтик, террорчылык белән бәйле икән, 7 яшьтән баланы эчке эшләр органнарында исәпкә куя алабыз. Моннан берничә ел элек “безнең мәктәпкә бомба куйдылар!” дип хәбәр иткән малай белән шулай булды", – ди Гөлнур Сәгыйтова һәм ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, балаларга болай эшләргә ярамауны аңлатырга киңәш итә.

"Баланың исәнлегенә, гомеренә куркыныч яный икән, әйе, тизрәк шылтыратсын ул. Әмма ялган хәбәр өчен җәза алачагын да белсен. Мондый шуклык үзе өчен дә, әтисе-әнисе өчен дә бик күңелсез тәмамланырга мөмкин икәнне ул-кызларыбыз яхшы аңларга һәм белергә тиеш", – дип кисәтә полиция майоры Гөлнур Сәгыйтова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10