ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайда хокук бозуларга каршы профилактик эшчәнлекне тикшергәннәр

19 май 2019, 00:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакайда хокук бозуларга каршы профилактик эшчәнлекне тикшергәннәр Кайбер өлкәләрдә Азнакай тәҗрибәсе республикакүләм кулланырлык дип табылды.

(Азнакай, 19 май, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Азнакайда ​​​​​​​республика комиссиясе хокук бозуларга каршы профилактик эшчәнлекне  тикшерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе көнне тикшерү нәтиҗәләре буенча утырыш узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов ачып, сүзне Татарстан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтовка бирде. Комиссия әгъзалары һәр ведомство буенча аерым йомгак ясадылар.

Тулаем алганда районда бу юнәлештәге эшчәнлек уңай бәяләнде, кайбер өлкәләрдә Азнакай тәҗрибәсе республикакүләм кулланырлык дип табылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10