ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан кызыклы музейлары булган ун шәһәр исемлегенә кергән

18 май 2019, 17:57 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казан кызыклы музейлары булган ун шәһәр исемлегенә кергән 18 майда бөтен дөньяда Музейлар көне билгеләп үтелә.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы музейлар буенча сәяхәт итү өчен популяр булган ун шәһәр исемлегенә кергән. Рейтингны «ТурСтат»аналитик агентлыгы тәкъдим иткән.

Лидерлар өчлегендә Санкт-Петербург (50 процент), Мәскәү (25 процент) һәм Түбән Новгород (6 процент) бар. Шулай ук рейтингка Владимир, Бөек Новгород һәм Ярославль эләккән. Аларны респондентларның 3 проценты сайлаган. Казан, Екатеринбург, Псков һәм Севастополь өчен интернет-сораштыруда катнашучыларның 2 проценты тавыш биргән.

  • Бүген, 18 майда, бөтен дөнья буенча Музейлар көне билгеләп үтелә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10