ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Түбәнкамалылар ГТО нормаларын тапшыруда республикада икенче урын яулады

18 май 2019, 19:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Түбәнкамалылар ГТО нормаларын тапшыруда республикада икенче урын яулады Республиканың эре шәһәрләре арасында Түбән Кама элеккечә алда бара.

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Түбән Кама "Хезмәткә һәм оборонага әзер" республика кышкы фестивалендә көмеш медаль яулады. Бүләкләрне Татарстан Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстанда ГТО оешмасы рәисе Эдуард Иванов тапшырды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кышкы фестивальдә беренче урынны - Әлмәт, өченче урынны - Яр Чаллы, дүртенчене Казан яулады. Республиканың эре шәһәрләре арасында Түбән Кама элеккечә алда бара.

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" бөтенроссия физкультура-спорт комплексы - ил халкын физик тәрбияләүнең тулы программасы һәм нормадагы нигезе. ГТО комплексында һәр яшь төркеме (6 яшьтән алып 70 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк) өчен нәкъ менә аларга туры килә торган таләпләр һәм физик әзерлек нормалары билгеләнгән.

ГТО культурасын кайтаруда Түбән Кама Россиядә беренчеләрдән булды. Шуннан соң бу инициатива федераль дәрәҗәдә таратылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10