ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Айдар Метшин "Яшь профессионаллар" чемпионатында катнашучылар белән очрашты

18 май 2019, 23:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Айдар Метшин Командага Татарстанның 15 районыннан иң яхшы вәкилләр, шул исәптән Түбән Кама районыннан 12 кеше кергән.

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Айдар Метшин "Яшь профессионаллар" чемпионатында катнашачак Түбән Кама егет-кызлары белән очрашты. Бу турыда  Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Эшче һөнәр ияләре – безнең җәмгыятебезнең таянычы", - дип мөрәҗәгать итте Айдар Метшин "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) VII милли чемпионаты финалында катнашучыларга.

Очрашуда сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, педагоглар, финалистларның остазлары да катнашты. "Хезмәткә дөрес мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Шул рәвешчә сез үткән буыннар тарафыннан салынган күркәм традицияләрне дәвам итәсез", - диде Айдар Метшин.

 

“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII милли чемпионаты финалы Казанда 2019 елның 20 маеннан 24 енә кадәр узачак. Чемпионатның ачылыш һәм ябылу тантаналары 20 май һәм 24 май көннәрендә “Татнефть Арена” боз сараенда узачак, 21майдан 23 енә кадәр – ярыш көннәре. Һөнәри осталык чемпионаты һөнәри осталык буенча “WorldSkills ” стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионаты узачак мәйданда - “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә уздырыла.

Чарада Россиянең 85 төбәгеннән 1 519 яшь профессионал катнашачак. Аларның эшләренә 1 113 эксперт бәя бирәчәк. Чемпионатта Татарстанны 258 кешедән торган җыелма команда тәкъдим итәчәк. Командага Татарстанның 15 районыннан иң яхшы вәкилләр, шул исәптән Түбән Кама районыннан 12 кеше кергән.

"Бүген без эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур булуын күрәбез, - диде Айдар Метшин.- Бу Түбән Кама өчен мөһим, чөнки биредә яңа югары технологияле производстволар төзелә".

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10