ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Кемеровода мөселман яшьләренә социаль челтәрдә иминлек турында сөйләгәннәр

18 май 2019, 17:44

Алар шәригать кануннары буенча бизнес алып бару тәҗрибәсе турында да лекция тыңлаган.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Кемеровода мөселман яшьләре “Мөнирә” Җәмигъ мәчетенә “Ансар” ислам форумына җыелган. Ике көнлек чарада катнашучылар Исламда яшьләрнең роле, яшь мөселманнарның гаилә тормышы, социаль челтәрләрдә иминлек белән бәйле темаларга лекция тыңлаган. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара Кузбасс — Анжеро-Судженск, Ленин-Кузнецк, Новокузнецк, Прокопьевск, Юрги һәм Юрги районнарының төрле почмакларыннан 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган мөселман яшьләрен җыйган.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Кузбасс мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев мөрәҗәгать иткән.

“Сез җәмгыять өчен файдалы булырга, үз алдыгызга изге максатлар куярга һәм аларны тормышка ашырырга омтылырга тиеш. Моның өчен яхшы белем алырга, үз эшенең остасы булырга кирәк. Бу мөселман буларак сезнең бурыч, чын мөселман кешесе теләсә кайсы эшне яхшы итеп башкарырга тиеш”, - дигән Таһир хәзрәт.

“Ансар” форумы чаралары арасында Кузбасның яшь мөселманнары Кемерово эшмәкәре Адам Серебряков белән очрашкан. Ул шәригать кануннары буенча бизнес алып бару тәҗрибәсе, һәр мөселман эшкуарларга үз эшчәнлегендә хәләл принципларын сакларга кирәклеге турында сөйләгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10