ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Синоптиклар туфракта -2 градуска кадәр кырау турында кисәтә

18 май 2019, 16:09 , Фото: архив

Синоптиклар туфракта -2 градуска кадәр кырау турында кисәтә 19 майда Татарстан Республикасының кайбер районнарында бераз яңгыр явачак.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Якын көннәрдә, 19 һәм 20 майда Татарстан территориясендә урыны белән туфракта - 2 градуска кадәр кырау көтелә. Куркыныч агрометеорологик күренеш турында кисәтү Татарстан Гидрометеорология үзәге сайтында чыкты.

Метеохезмәт мәгълүматлары буенча, 19 майда Татарстан Республикасының кайбер районнарында бераз яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, иртән һәм көндез көчәйгәндә секундына 15-18 метр тизлектә исәчәк.

Һава температурасы +10..+15 градуска кадәр күтәреләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10