ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Нурлатта “Миңнегөл" мәчете ачылды

18 май 2019, 14:48 , Фото: «Трудовая слава»

Нурлатта “Миңнегөл Яңа мәчетне 2009 елда төзи башлаганнар иде.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Кичә, 17 майда, Нурлатта “Миңнегөл" мәчетен ачу тантанасы булды. Бу турыда район газетасы яза.

Мәчет ачу тантанасына район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Альберт Дирдизов, Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов һәм башка кунаклар килгән.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җыелучыларны Рамазан ае белән котлаган. Аның сүзләренчә, мәчет ачылу-үткәннәргә фатиха бирүче, киләчәккә өмет бирүче чара. Ул бинаны төзүгә зур өлеш керткән предприятие җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә рәхмәт белдергән, Мактау грамоталары тапшырган.

“Миңнегөл” мәчете төзелеше 2009 елда башланган. Мәчетне төзүне шәһәрдә яшәүче Розалия Зарипова оештырган.

Татарстан мөфтие Мөхәммәд пәйгамбәрнең “бу дөньяда мәчет салучыларга Аллаһы Тәгалә җәннәт сараен төзетәчәк” дигән гыйбарәсен искә алган. Мөфти барлык халыкка матур һәм иркен мәчет буш тормавын, дога кылырга бирегә килүләрен сорап мөрәҗәгать иткән.

  • Бүгенге көндә районда 42 мәчет эшли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10