ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чаллының 2нче гимназиясе вәкиле татарчадан русча укытуга күчерү сәбәбен аңлатты

18 май 2019, 17:23 , Фото: архив/Рамиль Гали

Чаллының 2нче гимназиясе вәкиле татарчадан русча укытуга күчерү сәбәбен аңлатты Татар сыйныфларын яңа уку елында рус телендә укыта башлаулары ихтимал.

(Казан, 18 май, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе директорының укыту буенча урынбасары Нурзия Сәлимҗанова гимназиядәге өч татар сыйныфын русча укытуга күчерүнең сәбәбен аңлатты.

“Әти-әниләр белән татар классларында укыту буенча эш алып барабыз. Әти-әниләр рус телендә укытуны сорап йөри. Без татар телендә укытуны калдырырга тырышабыз”, - диде Нурзия Сәлимҗанова.

Гимназиядә укучы балаларның әти-әниләренең бер төркеме Татарстан Дәүләт Советына хат юллаган. Хатта язылганча, быел гимназиянең 4нче сыйныфында биш параллель класс бар. Шуларның өчесе барлык фәннәрне дә татар телендә укый.

“Уку елы ахырында уздырылган Бөтенроссия тикшерү эше (ВПР) нәтиҗәләре буенча, фәннәрне татар телендә үзләштергән сыйныф укучылары русча укыган сыйныфлардан күпкә югарырак билгеләргә биргән. Директор дүрт ел буена "менә дигән итеп" татарча укып килгән сыйныфларны руслаштырырга тотынды”, - дип язган ата-аналар.

16 май көнне еллык ата-аналар җыелышында татар сыйныфларының рус телендә укуга күчүе хакында игълан ителергә тиеш булган. “Җыелыш башта буласы иде, аның көнен күчерделәр. Бер әйбер дә хәл ителмәде дип әйттеләр. Бу әйбердән аларның куркып калуы аңлашыла. Бернинди мәгълүмат юк дип әйттеләр”, - диде хатта имза куючыларның берсе Әмирхан Евграфов.

Нурзия Сәлимҗанова бу темага сөйләшүнең әле булмаганын аңлатты. "Без әле бу темага сөйләшмәдек", - диде ул һәм әлеге мәсьәлә буенча директорга мөрәҗәгать итү кирәклеген әйтте.

Гимназиянең кабул итү бүлмәсендә "Татар-информ" хәбәрчесенең телефон номерын язып алдылар һәм гимназия директорының аңлатма биреп шалтыратачагын әйттеләр. Әмма директор Фирдүсә Әюпова вәгъдә ителгән вакыт эчендә элемтәгә чыкмады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10