ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Суүткәргечтә авария булып, Казанда 34 мең кеше сусыз калган

18 май 2019, 13:00

Күп фатирлы 68 йорт, 3 мәктәп, 7 балалар бакчасы һәм 8 административ бина су бетү зонасына эләккән.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Казанның Авиатөзелеш районында суүткәргечтә авария булган. Хәзерге вакытта төзәтү эшләре бара. Авария аркасында 34 мең кеше сусыз калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген Гудованцев урамындагы 15а йорт янында суүткәргеч өзелгән. Шул хакта 06.55 сәгатьтә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының диспетчерлык хезмәте оператив кизү пунктына хәбәр килгән. Авария аркасында күп фатирлы 68 йортта, 3 мәктәптә, 7 балалар бакчасында һәм 8 административ бинада су беткән», – диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Барлыгы 34 мең кеше сусыз калган. Йортлар янына эчә торган су алып килгәннәр. 10.00 сәгатьтә су системасын тутыра башлаганнар. Авария нәтиҗәләрен бетерү эшләрен якын арада тәмамларга планлаштыралар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10