ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Минтимер Шәймиев: Күптелле белем бирү комплекслары – отышлы проект

18 май 2019, 12:28 , Фото: архив/Александр Эшкинин, Рамиль Гали

Минтимер Шәймиев: Күптелле белем бирү комплекслары – отышлы проект Татарстанда 2022 елга алты күптелле белем бирү комплексы төзеләчәк, аларда рус, татар һәм инглиз телләрендә укытылачак.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). “Яңарыш” Республика фонды Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, күптелле белем бирү комплекслары булдыру проектын тормышка ашыра. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Интервью без галстука» проекты өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюда сөйләде.

“Ни өчен күптелле белем бирү комплекслары отышлы вариант дип саныйбыз? Беренчедән, бу - уку базасын матди яктан тәэмин итүне яхшырту. Безнең республикада ул башка төбәкләр белән чагыштырганда начар түгел. Мәктәпләр дә, балалар бакчалары да булган урында белем бирү комплексы ясыйбыз. Без эшләнгән методика белән барабыз, мәктәпләрнең берсен база итеп ясыйбыз", - диде Шәймиев.

Минтимер Шаймиев: «Рустам Минниханов на посту Президента Татарстана – это удачный выбор»

"Яңартып төзергә кирәк булса — үзгәртеп төзибез. Әйтик, без 165 нче мәктәпнең гамәлдәге бинасына янкорма ясыйбыз. Бу үзгәртеп кору гына түгел — бина киләчәктә башлангыч мәктәп була. Ә яңа урында - Бондаренко урамында урта мәктәп төзибез. 1025 укучы өчен урта мәктәп проектын алдык. Барысы да бер комплекс булачак — база балалар бакчалары, база башлангыч мәктәбе һәм урта мәктәп”, - диде ул

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Татарстанда 2022 елга алты күптелле белем бирү комплексы төзеләчәк, аларда рус, татар һәм инглиз телләрендә укытылачак. Икесе - Казанда һәм Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Алабугада - берәр. “Адымнар — белемгә һәм килешүгә” исемендәге беренче комплекс Казан шәһәренең 165 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында оештырылачак.

  • Татарстан Дәүләт Киңәшчесе һәм республиканың беренче Президенты белән әңгәмәне тулысынча “События” порталында укыгыз.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10