ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Раил Садриев Буада шигъри фестиваль үткәрергә җыена

18 май 2019, 13:29 , Фото: архив/Рамиль Гали

Раил Садриев Буада шигъри фестиваль үткәрергә җыена Раил Садриевны яңа фестивальгә алынырга татар әдәбияты проблемалары этәргән.

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буада тагын бер фестиваль үткәрелергә мөмкин. Буа дәүләт театры директоры Раил Садриев «Татар-информ» хәбәрчесенә зур масштаблардагы шигъри фестиваль үткәрү теләге турында сөйләде.

«Миңа шигъри фестиваль ясау идеясен бирделәр. Бу – театр белгече Олег Лоевский идеясе. Әдәби фестивальнең концепциясе әле уйланыла. Буада оештырыласы поэтик фестиваль татар әдәбияты белән генә чикләнми», - дип планнары белән уртаклаша Раил Садриев. Аның фикеренчә, фестивальдә бер көнне Тукай шигърияте булырга мөмкин, икенче көнне балалар шигърияте, өченче көнне – бәлки, рус әдәбияты.

Раил Садриевны яңа фестивальгә алынырга татар әдәбияты проблемалары этәргән. Ул татар әдәбиятын популярлаштырырга кирәк дип саный. «Совет заманында бу эш белән шөгыльләнергә Үзәк Комитетта махсус бүлекләр бар иде», - ди ул.

«Бу татар әдәбиятыннан башлап, гомумән, әдәби фестиваль буларак күзаллана. Бәлки, Тарих институты белән бергә эшләрбез, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшиннар буыны миңа ярдәмгә килергә мөмкин”, - ди Буа дәүләт театры директоры

«Бүгенге көндә татар теле аяныч ситуациядә буларак, татар халкының үсеш стратегиясенең бер тармагы буларак, бу фестивальне әһәмиятле дип саныйм», - директор.

  • Хәзерге вакытта Татарстанның Идел аръягы районнарында «Буа: диалог киңлегендә» театр фестивале бара. Халыкара театр фестивале иртәгә Тәтештә ябылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10