ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Радий Хәбиров Радик Юльякшинны юбилее белән котлады

18 май 2019, 11:53 , Фото: bashinform.ru

Радий Хәбиров Радик Юльякшинны юбилее белән котлады Элвин Грей Уфада 2500дән артык тамашачыга заманча шоу тәкъдим итте.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Радий Хәбиров җырчы Радик Юльякшинны 30 яшьлек юбилее белән котлаган. Җырчының юбилей концерты Уфада булган. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

"Элвин Грей 2500дән артык тамашачыга сыйфатлы заманча шоу тәкъдим итте. Ул концерт уртасында тәнәфес ясады һәм Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров утырган урынга килде", диелә бу хәбәрдә.

Кыска гына әңгәмәдән соң Радий Хәбиров белән Радик Юльякшин бергә фотога төшкән.

“Бу егет безнең республика өчен, кемнәрдер җитәкче урында булып та, акчалы булып та башкармаганны эшли. Рәхмәт, Радик! Туган көнең белән”, - дип язган Радий Хәбиров социаль челтәргә куйган фото астына.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10