ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Шәймиев: Өстәлдә икмәк һәм яшәргә йорт булганда, рухилык турында уйларга вакыт

18 май 2019, 11:07 , Фото: Рамиль Гали

Шәймиев: Өстәлдә икмәк һәм яшәргә йорт булганда, рухилык турында уйларга вакыт Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу Татарстан халкында уңай фикер тудырды һәм республикада рухилыкны торгызу символы булды, диде ул.

(Казан, 18 май, “ Татар-информ”, Екатерина Фадеева). Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарны һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызу буенча проект турында сөйләде. Бу хакта ул “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән интервьюсында әйтте.

“Холкым да шундый, мин яшьтән үк практик кеше. Менә борынгы Болгар һәм Зөя шәһәрләрен яңадан торгызу белән шөгыльләнә башлады. Россиядә беренче тапкыр мондый киңкүләмле проектны гамәлгә ашырылды”, - диде Минтимер Шәймиев.

2009 елда ул Россия һәм Татарстан бюджетыннан проектка ярдәм итү турында РФ Премьер-министры Владимир Путин белән килешкән. Проектны гамәлгә ашыруның тугыз елы эчендә яклар килешүләрне тайпылышсыз үтәгән.

"Ул вакытта ук Владимир Владимировичка — өстәлдә икмәк һәм яшәргә йорт булганда, рухилык турында уйларга вакыт дип әйттем. Һәм ул бу омтылышны хуплады”, - диде ул.

Борынгы шәһәрләрне торгызуда республика халкы, шулай ук иганәчеләр һәм хәйриячеләр ярдәм итте. “Моңа кадәр бездә Благовещение соборын торгызу һәм Кол Шәриф мәчетен төзү тәҗрибәсе бар иде. Бу федераль дәрәҗәдә түгел, җирле карарлар иде. Ул вакытта да халык бердәм булып ярдәм итте” , — диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Аның сүзләренчә, мондый изге эшләр кешеләрнең күңеленә эз калдыра. “Бу сөендерә. Мин гел уйлыйм: бу процесс белән шөгыльләнергә Аллаһы Тәгаләнең вакыт бирүе, шул исәптән миңа да, бик  яхшы булды”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10