ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Шәймиев Президент вазифасыннан китү турында: Минем өчен көтелмәгән хәл булмады

18 май 2019, 10:11 , Фото: Рамиль Гали

Шәймиев Президент вазифасыннан китү турында: Минем өчен көтелмәгән хәл булмады Минтимер Шәймиевне соңгы тапкыр Президент срогына барырга Владимир Путин үгетләгән.

(Казан, 18 май, “ Татар-информ”, Екатерина Фадеева). Татарстанның беренче Президенты һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республика башлыгы вазифасыннан китүе турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Бу хакта ул “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән интервьюсында сөйләде.

“Мин бит биш елга иртәрәк китәргә теләдем. Хакимият алмашты, без Борис Ельцин белән яхшы эшләдек. Кешелек факторлары үз ролен уйнады. Үз алдыңда, гаилә каршында бурыч бар бит. Сезгә вазифада тоткарлануым турында сөйлисем килә”, — диде ул.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, 2005 елда аны соңгы тапкыр Президент срогына барырга Россия Президенты Владимир Путин үгетләгән. “Әйдә, эшлә. Мин Татарстан өчен тыныч булырмын”, - дигән Путин. “Соңгы вакытта кагыйдәләр дә үзгәрде инде, Россия Президенты тәкъдиме буенча беренче җитәкчеләр җирле парламентларга расланды", - ди Минтимер Шәймиев.

"2005 елда без сөйләштек, бердәм фикергә килдек. Путин: “Журналистларга минем үтенеч буенча калуыгыз, шуңа күрә эшне дәвам итәргә ризалашуыгыз турында турыдан әйтегез”, - диде. Әлбәттә, мин моннан файдаланмадым һәм берни дә әйтмәдем. Ризалык биргәнсең икән, кем булырга тиешсең, ахыргача шул булып каласың инде”, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.

“Минем өчен китү көтелмәгән хәл булмады", - диде Минтимер Шәймиев. Шулай ук югалту һәм җиңелү хисе булмады, чөнки андый әйберләр булмады, диде ул. "Үзгәртеп кору елларында бездә омтылышлар һәм үрләр югары булды. Элеккеге СССР киңлекләре фонында, башка төбәкләрдән аермалы буларак, нидер эшли алдык. Авыр булды, әмма күпне эшләдек”, - дип нәтиҗә ясады Минтимер Шәймиев.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе һәм республиканың беренче Президенты белән әңгәмәне тулысынча “События” порталында укыгыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10