ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Самара Җәмигъ мәчетендә өлкәкүләм ифтар була

18 май 2019, 09:39

Җәмигъ мәчетенең өченче катындагы ашханәдә, Рамазан чатырында меңләп кеше җыелачак.

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). 26 майда Самара шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә өлкәкүләм ифтар була. Бу турыда "Самара татарлары" сайты хәбәр итте.

Ифтарны Самара өлкәсендә Ислам бизнесы халыкара берлеге Җәмигъ мәчетенең өченче катындагы ашханәдә, Рамазан чатырында оештыра. Чарага мең кеше киләчәк.

Шушы ук көнне ифтарга кадәр мөселман җәмәгатьчелеге Самар өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров белән очраша. Очрашу кичке алтыда башлана. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10