ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарстан китап нәшрияте Анталия татарлары мәктәбенә китаплар бүләк итә

18 май 2019, 11:21 , Фото: архив/Султан Исхаков

Татарстан китап нәшрияте Анталия татарлары мәктәбенә китаплар бүләк итә Быел барлыгы 25 бала "Туган тел" шимбә мәктәбен тәмамлый.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Анталия татарлары” оешмасының “Туган тел” шимбә мәктәбе чыгарылыш укучыларына Татарстан китап нәшрияты китаплары бүләк ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә оешма вәкиле Оксана Назарова хәбәр итте.

“Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм коммерция директоры Илдар Хөснетдинов беренче сыйныф балаларының соңгы кыңгырау бәйрәменә бүләкләр әзерләде. 25 баланың һәрберсенә татар телендәге китаплар тапшырылачак”, - диде ул.

Оксана Назарова сүзләренчә, балалар “Әлифба” дәреслеге буенча белем алган. “Чараны тантаналы итеп үткәрергә ниятлибез, дипломнар биреләчәк. Татарстан китап нәшриятына рәхмәтлебез, сентябрьдә генә китапханәбезгә яңа китаплар бирделәр”, - диде ул.

“Татарстан китап нәшрияты” китаплары Төркия кибетләрендә дә булсын иде дип телибез. Рус һәм татар телендә чыккан китаплар кирәк, кызыксыну күп. Татар әдәбиятын ирекле сатып алырга бик тә телибез, бу яктан дәүләт ярдәменә өметләнәбез”, - диде Оксана Назарова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10