ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Түбән Камада балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру мәсьәләләре каралды

18 май 2019, 09:00

Түбән Камада балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру мәсьәләләре каралды Соңгы 3 елда Түбән Кама районы территориясендә балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру буенча бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Түбән Камада Хезмәтне саклау буенча координация советында балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләнүен һәм мәшгульлеген оештыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Утырышта балалар лагерьлары хезмәткәрләре катнашты. Аларга хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, производствода бәхетсезлек очракларын булдырмау кирәклеге турында искәртелде.

2019 елда башкарма комитетка район җирлегендә бәхетсезлек очраклары турында 11 хәбәр ирешкән. Аларда 18 кеше зыян күргән, 9ы һәлак булган. Һәлакәтләрнең иң зур өлеше эре сәнәгать предприятиеләренә һәм аларның төзелеш мәйданчыкларына туры килә.

Соңгы 3 елда Түбән Кама районы территориясендә балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру буенча бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10