ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Әлки районы башлыгы ифтар мәҗлесе үткәрде

18 май 2019, 03:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районы башлыгы ифтар мәҗлесе үткәрде Ифтарга җыелган халык алдында сөйләгән вәгазендә район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев ураза тоту тәртибе турында тәфсилләп аңлатты.

(Әлки, 18 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Базарлы Матактагы “Йолдызлык” кафесында район башлыгы Александр Никошин исеменнән ифтар ашы үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда районның барлык авылларыннан муллалар, мәчет картлары чакырылды. Кунаклар арасында хатын-кызлар да бар иде. Өлкәннәрне мәҗлескә авыл җирлекләре башлыклары алып килде.

Ифтарга җыелган халык алдында сөйләгән вәгазендә район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев ураза тоту тәртибе турында тәфсилләп аңлатты.

Аннан соң кунакларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде: "Бирегә бүген район авылларыннан иң хөрмәтле өлкәннәребез чакырылды. Кадерле абый-апалар! Сез авыл тормышын ипле, имин алып баруга үзегезнең зур өлешегезне кертәсез. Кылган һәр догагызда ил-көнгә тынычлык, муллык-бәрәкәт, елларның уңышлы килүен, игеннәрнең күкрәп уңуын телисез"

Базарлы Матактагы “Актай” мәчете мәзине Әсхәт Шәрапов сүз алып, районда төрле диннәр үсеше өчен уңайлы шартлар тудырылуын канәгатьлек белән билгеләп үтте. Мөселманнарны шулай зурлап авыз ачу мәҗлесенә чакырган өчен ул ифтарда катнашучыларның барысы исеменнән район җитәкчелегенә рәхмәт җиткерде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10