ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Теләче районы мәчетләрендә, җәмәгать туклануы урыннарында ифтар ашлары үткәрелә

18 май 2019, 00:00 , Фото: tulachi.ru

Теләче районы мәчетләрендә, җәмәгать туклануы урыннарында ифтар ашлары үткәрелә Ифтар мәҗлесе традицион ислам нигезендә - Корьән уку, тәэсирле итеп вәгазь сөйләү һәм моңлы итеп азан әйтү формасында узды.

(Теләче, 18 май, “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бу көннәрдә Теләче районы мәчетләрендә, җәмәгать туклануы урыннарында, өйләрдә күркәм мәҗлесләр - Ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Шундый күркәм, районкүләм чараның тәүгесе “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ифтар мәҗлесе традицион ислам нигезендә - Корьән уку, тәэсирле итеп вәгазь сөйләү һәм моңлы итеп азан әйтү формасында узды. Корьәннең күркәм аһәңнәрен, Аллаһка ялвару, сәҗдә кылу нигезендә Госман белән Мөхәммәтсалих шәкертләр ирештерсә, мөхтәрәм Равил һәм Исмәгыйль хәзрәтләребез Ураза аеның әһәмияте турында сөйләделәр.

Аннары алар ифтарга җыелган халык белән берлектә кояш баер алдыннан укыла торган ахшам намазын укыдылар,хәйрияче иганәсенә әзерләнгән мул табын артында авыз ачтылар. Тәүге районкүләм ифтарны үткәрүдә “Маяк” кафесы пешекчеләре, хезмәткәрләре зур тырышлык куйды.

Чарада муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Диния нәзарәте рәисенең район мөхтәсибәтләре белән эшләү буенча ярдәмчесе Равил хәзрәт Зөфәров, районыбыз имам-мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Корьән хафизлыкка укучы Госман һәм Мөхәммәтсалих шәкертләр катнашты һәм чыгыш ясады. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10