ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әгерҗенең “Көмеш телле гармун“ ансамбле Саратовта фестиваль-бәйгедә катнаша

18 май 2019, 08:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗенең “Көмеш телле гармун“ ансамбле Саратовта фестиваль-бәйгедә катнаша Татарстан данын Менделеевның “Шаян“ бию төркеме һәм Әгерҗенең “Көмеш телле гармун“ ансамбле яклый.

(Әгерҗе, 18 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Бу көннәрдә Әгерҗенең Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле Саратовта Идел буе һәм Урал федераль округлары коллективлары арасында узучы Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнаша. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 60 коллектив сәхнә осталыгын күрсәтә. Татарстан данын Менделеевның “Шаян“ бию төркеме һәм Әгерҗенең “Көмеш телле гармун“ ансамбле яклый. Җиңүче 20 коллектив Мәскәүдә чыгыш ясаячак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10