ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Һиндстан креветкаларында терекөмеш һәм мышьяк табылган

17 май 2019, 21:15

Чикләүләр Россия ветеринария-санитар таләпләрен кабат бозу аркасында кертелә.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Россельхознадзор 29 майдан, составында куркыныч микроорганизмнар һәм матдәләр табылу аркасында, Һиндстандагы ике предприятиедән креветка кертүне тыячак. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

M/s IFB Agro Industries Ltd. предприятиесеннән продукция сатып алу аларда листерия табылуга бәйле рәвештә чикләнәчәк. M/s. Naik Oceanic Exports Pvt. Ltd. предприятиесеннән китерелә торган креветкаларда терекөмеш ачыкланган.

Чикләүләр Россия ветеринария-санитар таләпләрен кабат бозу аркасында кертелә.

Моннан тыш, 14 майдан таләпләрне беренче тапкыр бозуга бәйле рәвештә M/s. Kay Kay Exports предприятиесе креветкаларына карата көчәйтелгән лаборатория контроле режимы кертелде. Аның продукциясендә мышьяк табылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10