ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанның «Ак Барс» хоккей клубы баш тренерына атказанган исеме бирелде

17 май 2019, 20:04

РФ спорт министры Павел Колобков Дмитрий Квартальновка «Россиянең атказанган тренеры» дигән мактаулы исем бирү турындагы боерыкны имзалады.

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген алкалы хоккей буенча Россиянең атказанган тренерлары полкы тагын бер исемгә тулыланды. Бүген «Ак Барс» (Казан) хоккей клубының яңа баш тренеры Дмитрий Квартальнов Россия тренерлары өчен иң мактаулы исемгә лаек булды.

РФ спорт министры Павел Колобков Дмитрий Квартальновка «Россиянең атказанган тренеры» дигән мактаулы исем бирү турындагы боерыкны имзалады. Документ ведомство сайтында дөнья күргән.

53 яшьлек Квартальнов май башында «Ак Барс» хоккей клубы белән ике елга килешү имзалады. Ул әлеге вазифада Россиянең икенче бер атказанган тренерын – Зиннәтулла Билалетдиновны алыштырды.

Элеккеге һөҗүмче Дмитрий Квартальнов тренер булып әле 10 ел гына эшли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10