ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Миңназыйм Сәфәров "Бәллүр каләм" бәйгесенең иң зур бүләге автомобильгә лаек

17 май 2019, 18:42 , Фото: Рамиль Гали

Миңназыйм Сәфәров Бүләкне аңа Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

(Казан, 17 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Бәллүр каләм" – "Хрустальное перо" XXII бәйгесенең Гран-при бүләге - Татарстан Президентыннан "Лада гранта" автомобиле ачкычлары "Татарстан" ДТРК милли тапшырулар хезмәте башлыгы Миңназыйм Сәфәровка тапшырылды. Бу хакта әлеге минутларда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында игълан иттеләр. Бүген биредә һөнәри бәйгегә йомгак ясала.

Миңназыйм Сәфәров - журналистларның остазы, күп еллар "Татарстан яшьләре" газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән, соңыннан озак еллар "Ватаным Татарстан" редакциясен җитәкләгән, бүгенге көндә "Татарстан" ДТРК милли тапшырулар хезмәте башлыгы. Аңа бүләкне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

"Татарстан журналистикасында талантлы иҗади җаваплы кешеләр эшли", - диде Песошин. Ул быел эшче һөнәрләр буенча Ворлдскиллс дөнья чемпионаты, Татарстан Дәүләт Советына сайлау вакыйгалары, ТАССРның 100 еллык юбилеена әзерлек алып барылуын искәртте. Журналистларның аларны уңышлы яктыртачагына өметен белдерде.

Миңназыйм Сәфәров бүләк өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булуын әйтте. "Бу, беренче чиратта, мине кулымнан тотып эшләргә өйрәткән остазларыма, моңа кадәр эшләгән һәм хәзерге коллективымның хезмәтенә бәя", - диде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10