ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда урамнан барган вакытта чит ил автомобиле өстенә агач ауган

17 май 2019, 19:29 , Фото: соцсети

Казанда урамнан барган вакытта чит ил автомобиле өстенә агач ауган Гадәттән тыш хәл Халев урамында булган.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Казанда урамнан барган вакытта чит ил автомобиле өстенә агач ауган. Социаль челтәрләрдә гадәттән тыш хәл булган урында төшерелгән фотолар чыкты.

Гадәттән тыш хәл бүген көндез «Киа» автомобиле Халев урамы буйлап хәрәкәт иткән вакытта булган. Агач машинаның капотын ваткан һәм алгы тәрәзәсен челпәрәмә китергән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, машина йөртүче зыян күрмәгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10