ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда ике кызны һәм бер хатынны көчләргә омтылган ир-ат тоткарланган

17 май 2019, 18:01

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Полицейскийлар Казанда бер үк көнне ике кызны һәм бер хатынны көчләргә омтылган ир-атны тоткарлаган. Бу турыда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бу хактагы гариза полициягә кичә килгән. Кызның әти-әнисе Совет районындагы бер урамда билгесез ир-атның балага карата сексуаль характердагы гамәлләр кылуы турында сөйләгән», - дип белдерделәр полиция бүлегендә.

Патруль-пост хезмәте инспекторлары әлеге җинаятьтә шикләнелгән 30 яшьлек ир-атны «кайнар эз»дән тоткарлаган. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, шул ук көнне ул шәһәрдә яшәүче тагын ике кешегә (аларның берсе – балигъ булмаган кыз) карата шундый ук гамәлләр кылган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз гаебен таныган. Тикшерү эше бара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10