ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама мэры Айдар Метшин эшкә велосипедта килде

17 май 2019, 22:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Кама мэры Айдар Метшин эшкә велосипедта килде Түбән Кама хакимияте хезмәткәрләре бүген "Эшкә - велосипедта " акциясенә кушылды.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Түбән Кама хакимияте хезмәткәрләре бүген "Эшкә - велосипедта " акциясенә кушылды. Шәһәр мэры Айдар Метшин эшкә велосипедта килде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Велокультура шәһәрдә генә түгел, авыл җирлегендә дә күп түбәнкамалыларны җәлеп итә, - ди Айдар Метшин. - Безнең кешеләр сәламәт яшәү рәвешенә йөз тота. Бездә велоспорт белән шөгыльләнүче кешеләр шактый, кышын да, начар һава торышында да, юлның кисешкән урыннарында да кешеләрнең рәхәтләнеп велосипедта йөрүе минем өчен ачыш булды".

Шәһәр мэры Түбән Камада велосипедчылар өчен өстәмә уңайлыклар тудырылачагы турында да белдерде. Айдар Метшин әйтеп узганча, бу уңайдан Татарстан , Россия, чит илләр тәҗрибәсе дә өйрәнелгән. Бүгенге көндә шәһәр җирлегендә велосипедларның сакланышын тәэмин итүдә аларны кую өчен махсус урыннар булдыру эше алып барыла.

Акциягә башка җитәкчеләр дә кушылды. Фоторәсемдә - Түбән Кама муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Артур Сафин, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов, иҗтимагый оешмалар белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Фәрһад Сафиуллин һәм халыкны мобилизацияләүгә әзерлек һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Тимофей Николаев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10