ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин инжиниринг үзәкләре эше турында киңәшмә үткәрде

17 май 2019, 15:49 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин инжиниринг үзәкләре эше турында киңәшмә үткәрде Киңәшмәдә катнашучылар 2019 елга бурычлар һәм үзәкләрне үстерү хакында фикер алышты.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика төбәк инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләре эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә катнашучыларга үзәкләр тарафыннан узган елда башкарылган финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Моннан тыш, алар агымдагы елга бурычлар һәм үзәкләрне алга таба үстерү хакында фикер алышты.

Совещание по вопросам деятельности региональных центров инжиниринга и центров прототипирования РТ

Үзәкләрнең эшчәнлеге турында «Медицина фәннәре үзәге» төбәк инжиниринг медицина симуляторлары үзәге» АҖ, «Татарстан Республикасы биотехнологияләр инжинирингы төбәк үзәге» АҖ, «Прототиплаштыру һәм Россия робот техникасын гамәлгә кертү үзәге» АҖ һ.б. хисап тотты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10