ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Республикакүләм ифтарга билетларны кайдан аласы билгеле булды

17 май 2019, 15:31 , Фото: архив/Рамиль Гали

Республикакүләм ифтарга билетларны кайдан аласы билгеле булды Хатын-кызлар стадионга Ямашев урамы ягындагы ишектән, ә ир-атлар Чистай урамы ягыннан керәчәк.
(Казан, 17 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). 25 май көнне "Казан-Арена" стадионында узачак Республика ифтарына билетларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән, мәчетләрдән, "Туган авылым" комплексыннан алырга мөмкин. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуынды билгеле булды. 
 
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итүенчә, ифтарда Казанда яшәүче мөселманнар гына түгел, районнардан да вәкилләр киләчәк. 
 
"Хәзергә республикада 2,5 мең билет таратылган. Районнардан дин әһелләре генә түгел, ә күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә киләчәк", - диде ул. 
 
Айгөл Биктимерова сүзләренчә, иң мөһиме - билетны алып киткән кеше чарага килмичә калмасын иде. "Билетлар кемнеңдер кулына эләгеп, алар кулында калмаслык итеп эшлибез", - диде социаль үсеш бүлеге җитәкчесе. 
 
Хатын-кызлар стадионга Ямашев урамы ягындагы ишектән, ә ир-атлар Чистай урамы ягыннан керәчәк.  

Районнардан кунакларны Республика ифтарына алып килүне җирле мөхтәсибәтләр оештыра. Үз машиналарында килүчеләр өчен стадион янындагы парковкадан файдалана алачак. Ифтарда эшләүче бер мең волонтерны исә, чара тәмамланганнан соң, автобуслар белән тукталышларына кадәр илтәчәкләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10